Рөстәм Миңнеханов Тәтеш районында үзәктән ерак урнашкан торак пунктлары кешеләренә диспансеризация уздыру өчен билгеләнгән күчмә поликлиника эше белән танышты

13 август 2019 ел., сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Тәтеш районында үзәктән ерак урнашкан торак пунктлары кешеләренә диспансеризация уздыру өчен күчмә поликлиника эше белән танышты.

Татарстан Президенты тагын яңа модуль фельдшер-акушерлык пунктын да  (ФАП) карап чыкты.

Рөстәм Миңнеханов юлсыз җирдә дә йөри алырлык автомобильләр нигезендә корылган һәм республиканың ерак авылларында яшәүче гражданнарга медицина күзәтүе уздыру өчен мобиль поликлиника мөмкинлекләрен бәяләде.

«Ел дәвамында без барлык халыкка да медицина күзәтүе уздырачакбыз, ә бу  мобиль поликлиникаларда эшләүче белгечләр – Казанда иң яхшылары. Шуңа күрә, минемчә, кешеләр үзләрен кайгыртуны күрерләр», - диде Рөстәм Миңнеханов.  

Рөстәм Миңнеханов журналистлар белән аралашканда билгеләп үткәнчә, «бүген иң мөһиме – ихтимал булган авыруларны профилактикалау һәм кисәтү. Авылларда ФАПлар эшли, анда беренчел медицина ярдәме алырга,  диспансеризациянең беренче этабын узарга була. Хәзер без медицина ярдәмен мөмкин кадәр кешеләргә якынайтабыз. Безгә профилактика эшен даими рәвештә уздырырга кирәк».

Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков хәбәр иткәнчә, республикада барлыгы 4 мобиль медицина комплексы эшләячәк, анда кешеләрне терапевт, невролог, уролог, хирург, акушер-гинеколог, офтальмолог кабул итәчәк. Комплекслар заманча җайланмалар белән җиһазландырылган.   

Бүген Тәтеш муниципаль районына эш сәфәре кысаларында Татарстан Президенты Тәтештә күп функцияле үзәктә – авыл клубында булды.   

Моннан тыш, Рөстәм Миңнехановка Бакырчы авылындагы төзекләндерелгән Хәят чишмәсен күрсәттеләр. Хәят чишмәсенә 100 ел.  Хәзерге вакытта чишмә территориясен төзекләндерү эшләре тәмамланып килә, монда җирле кешеләр өчен ял итү урыны булачак.  

«Бакырчы» ҖЧҖ басуында Рөстәм Миңнеханов Тәтеш муниципаль районы хуҗалыклары җитәкчеләре һәм җирлекләре башлыклары белән очрашты.

Район басуларындагы урып-җыю эшләренең барышы турында Тәтеш муниципаль районы башлыгы Рәмис Сәфиуллов сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования