Татарстан Президенты Швейцариянең Федераль икътисад, мәгариф һәм фәнни тикшеренүләр департаменты башлыгы белән очрашты

23 август 2019 ел., җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Швейцариянең Федераль икътисад, мәгариф һәм фәнни тикшеренүләр департаменты башлыгы Ги Пармелен белән очрашты. Очрашу WorldSkills Kazan-2019 кысаларында "Казан Экспо" күргәзмә үзәгендә узды. 

Швейцария делегациясе Казанга WorldSkills стандартлары нигезендә һөнәри осталык буенча 45 нче дөнья чемпионаты чараларында катнашу максаты белән килделәр. 

Рөстәм Миңнеханов Ги Пармеленга Казандагы ярышларга зур делегация җибәрүе өчен рәхмәт белдерде. Швейцариядән WorldSkills  ярышларында 41 спортчы, 43 эксперт һәм 9 техник белгеч катнаша. 

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, Татарстан Россия-Швейцария мөнәсәбәтләре кысаларында хезмәттәшлекне үстерү яклы. Бүген Швейцария бизнесы Татарстан компанияләре белән фармацевтика. төзелеш, коммуналь техника һәм башка юнәлешләрдә хезмәттәшлек алып бара. 

"Әлегә товар әйләнеше зур түгел - 112 млн доллар. Ләкин. минем фикеремчә, безнең сәүдә-икътисадый элемтәләрне үстерү мөмкинлеге бар", - диде ТР Президенты. 

Ги Пармелен үз чиратында Казанда WorldSkills чемпионатының оештыру дәрәҗәсе зур икәнен ассызыклады. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования