Рөстәм Миңнеханов Равил Моратовка «Дуслык» ордены тапшырды

30 август 2019 ел., җомга

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанның элеккеге беренче вице-премьеры Равил Моратовка «Дуслык» ордены тапшырды.

Равил Моратов Татарстан Республикасы Премьер-министрның беренче урынбасары вазыйфасын 1995 елдан алып 2013 елга кадәр биләде. 2014 елдан ул – Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе.  

Бүген Равил Моратов 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. 

«Дуслык» ордены Татарстан Республикасының халыкара абруен үстерүдәге, Татарстан Республикасы белән чит илләр, Россия Федерациясенең башка субъектлары  арасындагы дуслыкны һәм хезмәттәшлекне ныгытудагы аерым казанышлар өчен бирелә. Шулай ук икътисадый, сәүдә, фәнни, техник, социаль, мәдәни багланышларны һәм сәнәгать потенциалын үстерүгә керткән өлеш, Татарстан Республикасы алга китсен өчен нәтиҗәле инвестицион, хәйрия һәм җәмәгать эшчәнлеге өчен тапшырыла.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования