Рөстәм Миңнеханов «Кристаллик фундаментның углеводород һәм минераль-чимал потенциалы» конференциясендә: Бөтендөнья нефть-газ сәнәгате өчен чимал базасын үстерү мәсьәләләре актуаль

2 сентябрь 2019 ел., дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Кристаллик фундаментның углеводород һәм минераль-чимал потенциалы» халыкара фәнни-техник конференциясендә катнашучыларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте.  

Конференция Татарстанның нефть-газ химиясе форумы кысаларында «Казан ярминкәсе» ХКҮдә узды.  

«Татарстанда сезне чираттагы халыкара геологлар-нефтьчеләр конференциясендә сәламләвемә шатмын, быел без аны кристаллик фундаментның углеводород һәм минераль-чимал потенциалы мәсьәләләрен каруга багышладык, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Чимал базасын үстерү мәсьәләләре хәзерге вакытта Россия нефть-газ сәнәгате өчен генә түгел, бөтендөнья сәнәгате өчен дә актуаль. Бу запаслар структурасының үзгәрүенә, ятмаларның сулылыгы артуга һәм эшкәртелү дәрәҗәсенә бәйле». 

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, конференция эшендә быел Россия һәм чит илләр нефть компанияләреннән – Кытайдан, Италиядән, Канададан, Вьетнамнан, Мисырдан, Казахстаннан, Үзбәкстаннан, Белоруссиядән, Әзәрбәйҗаннан 400дән артык белгеч, фәнни үзәкләр вәкилләре катнаша.

Татарстан Президенты, конференциядә тәкъдим ителүче докладлар һәм фикер алышулар кристаллик фундаментта нефть-газның перспектив зоналарын фаразлауда яңа алымнар формалаштырыр, дип өмет белдерде.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования