Рөстәм Миңнеханов: Беларусь - Татарстан тышкы сәүдә партнерларының даими лидерлары арасында

2 сентябрь 2019 ел., дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Беларусь Республикасының Россия Федерациясендә Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Владимир Семашко белән очрашты. 

Очрашу Казан Кремлендә узды. 

Рөстәм Миңнеханов илчегә Татарстан нефть-газ форумында катнашуы өчен рәхмәт белдерде. 

Гомумән, Рөстәм Миңнеханов Беларуьның Россиядәге илчелегенә Татарстан-Беларусь хезмәттәшлеген үстерүдәге эше һәм Татарстан делегациясенең сентябрь аенда Беларуська визитын әзерләүләре өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде. 

"Беларусь Республикасы - Татарстанның алдынгы чит ил пратнеры", - диде Рөстәм Миңнеханов. 

Татарстан белән Беларусь арасында хезмәттәшлек турында килешү, чаралар планы һәм министрлыклар арасында, Сәүдә-сәнәгать палаталары, Фәннәр академияләре арасында килешүләр гамәлдә. 

Казанда Беларусь Республикасының вәкиллеге актив эшчәнлек алып бара, дип искәртте Рөстәм Миңнеханов, Татарстан һәм Алабугада Беларусьның мактаулы консуллары эшли. 

Татарстан Президенты шулай ук искәрткәнчә, Казан белән Минск - тугандаш шәһәрләр. 

"Беларусь соңгы елларда республиканың тышкы сәүдә партнерларының даими лидерлары арасында, - дип хәбәр итте Рөстәм Миңнеханов. - Узган ел безнең товар әйләнеше күләме 13,5 процентка аррты һәм 1,2 млрд долларга кадәр җитте". 

Хезмәттәшлек нефть химиясе, машина төзелеше, агросәнәгать комплексы, авыл хуҗалыгы техникасы, медицина, югары технологияләр, экология, төзелеш һәм башка өлкәләрдә алып барыла. 

Татарстан күп еллар дәвамында «Белнефтехим», «Минск тракторлар заводы», «Гомсельмаш», «Минск автомобильләр заводы  компанияләре белән хезмәттәшлек итә. 

Беларусь компанияләре катнашында "Алабуга" МИЗ территориясендә ике резидент эшли - «СМИТ» һәм «СТиМ-Алабуга» компанияләре.

Хәзерге вакытта Беларусь территориясендә "Татнефть" компаниясенең 18 автомобиль заправкалары станцияләре эшли. 

Шулай ук Татарстандагы авыл хуҗалыгы техникасыныд 60 проценттан артыгы Беларусьта җитештерелгән. 

Моннан тыш, Беларусьта җитештерелгән шәһәр автобуслары һәм трамвайлары үзләрен яхшы күрсәтте. 

"Хезмәттәшлек өчен мөмкинлекләр күп, беренче чиратта икътисад өлкәсендә, диде Рөстәм Миңнеханов. - Әмма әлегә без бөтен мөмкинлекләрне дә кулланмыйбыз. Машина төзелеше, газ-мотор ягулыгы, югары технологияләр өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерергә кирәк". 

Узган ел Минскта Татарстан Көннәре үткәрелгән иде. Татарстан АССРга 100 ел тулу кысаларында киләсе елның сентябрь аена республикада Беларусь Көннәрен үткзрү планлаштырыла. 

Владимир Семашко хәбәр иткәнчә, ул Казанга соңгы тапкыр биш ел элек килгән булган, шәһәр үзгәрә, заманча һәм матурая бара. 

Яклар сәнәгать һәм икътисад өлкәсендә хезмәттәшлек мөмкинлекләре турында сөйләште. Аерым алганда, авыл хуҗалыгы техникасы, уртак проектлар өлкәсендә багланышлар турында сүз барды. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования