Иннополис Университетының Күзәтүчеләр советы «НейроНет-Центр-Иннополис» берлеге төзү өчен тавыш бирде

2 декабрь 2019 ел., дүшәмбе

Бүген Россия ИТ-югары уку йортын үстерү планнары турында Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Максим Акимов, Россия Федерациясе Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Константин Носков, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Иннополис Университетының Күзәтүчеләр советының башка әгъзалары Россия Федерациясе Хөкүмәте Йортында фикер алыштылар.  

Иннополис Университетын үстерү фонды катнашында төзеләчәк яңа «НейроНет-Центр-Иннополис» берлеге коммерциячел проектлар эшләү белән шөгыльләнәчәк һәм Нейронет ФТИның юл картасы кысаларында чараларда катнаша алачак.

ФТИ фонд хисабы буенча, Нейронетның юл картасы кысаларында 2017 - 2018 елларда бирелгән субсидияләр һәм грантларның гомуми күләме – 3 млрд ₽, ә Нейронет юнәлеше буенча дөнья базары 2020 елда $13,3 млрд артачак дип фараз кылына; 2018 елда $8,4 млрд иде.

Составына ТР Премьер министры урынбасары Роман Шәйхетдинов, «Дигинавис» ҖЧ Директорлар советы рәисе Николай Никифоров һәм «Иннополис Университеты» ЮБнең КАБО директоры Кирилл Семенихин керүче Күзәтүчеләр советы «УИ-Сервисы» ҖЧҖ ярдәмче компаниясен булдыру өчен тавыш бирде. Коммерциячел булмаган оешмалар турындагы законнар нигезендә яңа оешма эшкуарлык эшчәнлеге алып бара алачак: конференцияләр һәм күргәзмәләр уздыру, үзенеке булган яисә арендага алынган мөлкәткә идарә итү, экскурсияләр оештыру, сувенирлар белән ваклап сату һәм укучылар ихтыяҗлары өчен көнкүреш хезмәтләре күрсәтү.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования