Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Андрей Первозванный фонды премиясенә лаек булды

14 декабрь 2019 ел., шимбә

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Андрей Первозванный фонды «Вера и верность» премиясенең 2019 елгы лауреатларының берсе булды. Бу хакта фонд сайтында хәбәр ителә.

Оештыручылар Рөстәм Миңнехановның «Милләтара тынычлык һәм татулыкны ныгыту өчен» премиягә лаек булуын әйтә.

Билгеләп үтелгәнчә, Рөстәм Миңнеханов Татарстанда яшәүче төрле халыклар арасында тынычлыкны, татулыкны һәм ышанычны ныгытуга зур җаваплылык белән карый һәм республика тормышының барлык башлангычларын шәхсән үзе контрольдә тота.

«Рөстәм Нургалиевич югары тизлектә яши һәм эшли. Миңнеханов — автоспорт буенча халыкара класслы спорт мастеры, даими рәвештә ярышларда катнаша һәм аның иң яраткан тизлеге — сәгатенә 200 чакрым булуын яшерми!», - диелә хәбәрдә.

«Вера һәм Верность» премиясе — җәмгыять тарафыннан Ватан алдындагы казанышларны тану символы. 1992 елдан ул гадәттәгечә декабрьдә Дәүләт Кремль сараенда тапшырыла.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Андрей Первозванный фонды «Вера и верность» премиясенең 2019 елгы лауреатларының берсе булды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования