Рөстәм Миңнеханов Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсенең яңа җитәкчесе белән очрашты

18 февраль 2020 ел., сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсенең яңа җитәкчесе Валерий Липский белән очрашты. 

Указга РФ Президенты Владимир Путин быелның 6 февралендә кул куйган. Моңарчы Валерий Липский Башкортостан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе вазыйфасында булган. 

Рөстәм Миңнеханов Валерий Липскийга яңа вазыйфасында уңышлар теләде, республикада законлылык һәм хокук тәртибе мәсьәләләре турында фикер алышты. 

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды. Очрашуда Россия Федерациясе Тикшерү комитетының кадрлар идарәсе җитәкчесенең беренче урынбасары Юрий Ковязин, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгат Сәфәров һәм Татарстан Республикасы Иминлек Советы Секретаре Рафаил Гыйльманов катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования