Рөстәм Миңнеханов: Philips Татарстанның сәламәтлек саклау өлкәсенең төп бурычларын хәл итүдә актив катнаша

1 июнь 2017 ел., пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Philips компаниясенең Россиядәге генераль директоры Арман Воскерчан белән очрашты.

Петербург халыкара икътисадый форумы киңлекләрендә узган очрашуда яклар сәламәтлек саклау өлкәсендә уртак проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләрен карадылар. Аерым алганда, сүз хатын-кызларда яман күкрәк шешен мөмкин кадәр иртәрәк диагностикалау һәм Югары медицина технологияләре мәгариф үзәге базасында табиблар өчен укыту цикллары уздыру турында барды.   

Очрашуда катнашучылар шулай ук Philips белән Республика клиник онкодиспансеры арасындагы фәнни-техник хезмәттәшлек турында да фикер алыштылар.    

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Philips сәламәтлек саклау өлкәсенең төп бурычларын хәл итүдә актив катнаша.

Очрашу азагында Рөстәм Миңнеханов барында Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы белән Philips компаниясе арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. 

Шулай ук бүген Петербург халыкара икътисадый форумы кысаларында  Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Советский спорт» басмасы журналистларына интервью бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования