Выступления, публикации


8
март 2020 ел.
якшәмбе

Кадерле хатын-кызлар!

Сезне 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан ихлас күңелдән тәбрик итәм.

Узган гасырдан башлап бу бәйрәм күпмилләтле халкыбыз тормышында күренекле урын алды, без аны хәзер яз җитүеннән һәм табигатьнең кышкы йокыдан уянуыннан аерылгысыз дип кабул итәбез. Бу очраклы түгел: һәрбер хатын-кыз, ягымлы кояш кебек, тирә-юньдәгеләргә мәхәббәт, наз һәм җан җылысы бүләк итә, җиһанны нурга күмә, шатлык өләшә.


6
гыйнвар 2020 ел.
дүшәмбе

Православие динендәге хөрмәтле ватандашлар!

Сезне изге Раштуа бәйрәме белән чын йөрәктән котлыйм.

Кырык көнлек Раштуа посты тәмамланды һәм  дөньядагы күпсанлы православие гыйбадәтханәләрендә Христосның тууы уңаеннан  аны олылау тантаналары уздырыла. Элек-электән иң игелекле омтылышлар, матур өметләр белән тулы бу бәйрәмнең колачы киң: аны  яше-карты,  җәмгыятьнең төрле катлау һәм  төрле милләт вәкилләре зурлап билгеләп үтә.


31
декабрь 2019 ел.
сишәмбе

Кадерле татарстанлылар!

Сезне якынлашып килүче Яңа ел белән чын йөрәктән тәбрик итәм.

Сәгать телләре төнге уникегә якынлашканда, без дуслар-туганнар белән бәйрәм өстәле тирәли утырышып, гадәт буенча, узып баручы елның аеруча күренекле вакыйгаларын искә алабыз, киләчәккә ниятләребез, теләк-омтылышларыбыз белән уртаклашабыз.


10
сентябрь 2019 ел.
сишәмбе

Хөрмәтле татарстанлылар!

Алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлау уңышлы тәмамланды.


6
июнь 2019 ел.
пәнҗешәмбе

Хөрмәтле татарстанлылар!

Сезне Рус теле көне һәм Александр Сергеевич Пушкинның тууына 220 ел тулу уңаеннан чын күңелдән тәбрик итәм.


25
май 2019 ел.
шимбә

Хөрмәтле татарстанлылар!

Сезне рус халкының ямьле һәм үзенчәлекле бәйрәме – Каравон уңаеннан чын күңелдән тәбрик итәм!


21
май 2019 ел.
сишәмбе

Кадерле татарстанлылар!

Хөрмәтле ватандашлар!

Сезне истәлекле дата – Идел Болгарстанының Ислам динен рәсми кабул иткән көне уңаеннан чын йөрәктән тәбрик итәм!


13
май 2019 ел.
дүшәмбе

Хөрмәтле татарстанлылар!

Кадерле фронтовиклар һәм тыл хезмәтчәннәре!

Сезне гомумхалык бәйрәме – Бөек Ватан сугышында Җиңүнең  74 еллыгы уңаеннан чын йөрәктән тәбрик итәм!


28
апрель 2019 ел.
якшәмбе

Православие динендәге хөрмәтле ватандашлар!

Сезне Бөек пост тәмамлану һәм Христосның яңадан туу бәйрәме уңаеннан чын күңелдән котлыйм.


8
март 2019 ел.
җомга

Кадерле ханымнар һәм туташлар!

Сезне чын йөрәктән 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрик итәм!


Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования