Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановның 2018 елгы Сабантуй бәйрәмендә катнашучыларны һәм аның кунакларын СӘЛАМЛӘВЕ

23 июнь 2018 ел., шимбә

Хөрмәтле татарстанлылар!

Сезне халкыбызның иң яраткан һәм матур бәйрәме – Сабан туе уңаеннан чын йөрәктән тәбрик итәм.

Бай тарихлы бу бәйрәмдә татар халкының үзенчәлекле гореф-гадәтләре, традицияләре, туган телгә, бай мәдәниятебезгә булган олы ихтирамы чагылыш таба. Милләтебезгә хас булган чаялык, уңганлык, юмартлык һәм кунакчыллык, эш сөю кебек күркәм сыйфатлар Сабантуйда аеруча ачылып, тагын да көчәеп китә.

Сабан туе – ул, беренче чиратта, игенчеләрнең, авыл хезмәтчәннәренең, республикада азык-төлек муллыгын тәэмин итү өчен тырышлык куйган һәркемнең бәйрәме. Кадерле дуслар, туган җиргә мәхәббәт, тугрылык һәм хөрмәт белән башкарган авыр, әмма игелекле хезмәтегез өчен без сезгә ихлас рәхмәт сүзләребезне җиткерәбез.

Якты хатирәләр, шатлык, туганлык хисләре аша һәркемнең йөрәгендә урын алган Сабантуй яшен-картын, олысын-кечесен, төрле милләт һәм дин вәкилләрен берләштерә, башка бик күп халык бәйрәмнәре кебек үк, дус һәм тату, үзара аңлашып, мәдәни казанышлар белән уртаклашып яшәү үрнәге булып тора.

Шунысы да сөенечле, быелгы Сабантуйда татарстанлылар һәм төрле төбәкләрдән, чит илләрдән килгән милләттәшләребез белән бергә, Футбол буенча дөнья чемпионатының күпсанлы кунаклары да катнаша алачак.

Сабантуй һәрберебезгә шатлык-куанычлар, күтәренке рух, нәтиҗәле иҗат һәм хезмәт өчен көч-куәт бирсен!

Сезгә тынычлык, бәхет һәм иминлек телим!

Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования