Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановның Каравон рус халык бәйрәмен уздыру уңаеннан МӨРӘҖӘГАТЕ

25 май 2019 ел., шимбә

Хөрмәтле татарстанлылар!

Сезне рус халкының ямьле һәм үзенчәлекле бәйрәме – Каравон уңаеннан чын күңелдән тәбрик итәм!

Ягымлы кояшка охшаган түгәрәк ясап, православие гыйбадәтханәләре кыңгырауларының чыңы көенә, борын-борыннан Лаеш районының Никольский авылында тантаналы әйлән-бәйлән уены уздырыла. Анда катнашучыларның саны елдан-ел артканнан арта.

Каравон – авылларда буыннан буынга кадерләп саклана һәм телдән телгә тапшырыла килгән уен җырлары традицияләренең,  рус сөйләм теленең саф уникаль чыганакларыннан берсе.

Рус мәдәниятенә ихлас йөрәктән гашыйк кешеләр тырышлыгы белән халыкка кайтарылган әлеге бәйрәм күпмилләтле Татарстанның мәдәни тормышында үзенә лаеклы урын алды, татар халкының Сабан туе белән беррәттән республикада гына түгел, ә бөтен Россиядә күренекле вакыйгаларның берсенә әверелде.  Шунысы куанычлы: Каравон  мәйданы елдан-ел киңәя, монда балаларның шат тавышлары, гаярь егет-кызларның дәртле җырлары яңгырый, ә үзе ул гаилә бәйрәме төсмерен алды.

Бүгенге көндә уртак тарихи язмышлы һәм рухи хәзинәләренең охшашлыгы берләштергән төрле милләт һәм дин вәкилләре кулга-кул тотынышып, биеп әйләнә. Җыр-биюдә, уенда тел киртәләре юк. Болар һәркемгә  аңлаешлы һәм якын, безне берләштерә, игелекле, матур гамәлләргә рухландыра, бер-беребезгә игътибарлы һәм ихтирамлы булырга өнди, тынычлыкка һәм үсешкә омтылышларыбызны көчәйтә. 

Республикабызда озак еллар дәвамында рус, татар һәм башка милләтләрнең дус-тату яшәве, мәдәниятләрнең бер-берсенә бәрәкәтле йогынты ясавы нәтиҗәсендә тупланган тел байлыгыбызны, мәдәни, рухи хәзинәләребезне саклап калуыбыз һәм үстерә килүебез белән без – татарстанлылар, чын мәгънәсендә горурлана алабыз. Киләчәктә дә шулай дәвам итсен!

Әлеге күркәм бәйрәмдә катнашучыларга һәм аның кунакларына ихлас йөрәктән күңел күтәренкелеге, тынычлык, бәхет, иминлек һәм муллык телим!

Киң мәйдан сиңа, Каравон!

Татарстан Республикасы  Президенты Р.Н. Миңнеханов

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования