Яңалыклар


22.03.2017 Татарстан Президенты: Россия һәм Китай парламентара мөнәсәбәтләре – партнёрлыкның мөһим инструменты
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов  Россия-Кытай VI Эшлекле Форумында һәм "Бердәм Россия" партиясе –Кытай Коммунистлар партиясе» партияара диалогында катнашучылар белән очрашты. Чара Казанда «Корстон» КСККда узды.   Очрашуда «Бердәм Россия» партиясе Югары советы Рәисе Борис Грызлов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Кытай Коммунистлар партиясе ҮКның Халыкара бүлеге мөдире Сун Тао, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, Казан мэры Илсур Метшин һәм башкалар катнашты. 
18.03.2017 Рөстәм Миңнеханов Пакистанның Лахор шәһәре истәлекле урыннары белән танышты
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Пенҗаб провинциясенә эш сәфәре кысаларында Лахор шәһәренең истәлекле урыннарын карады.  Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы делегациясе вәкилләре Форт Лахорда (Лахор кирмәне) булдылар. Әлеге архитектур-тарихи комплекс 1981 елда ЮНЕСКО бөтендөнья мирасы исемлеггенә кертелгән. Рави елгасы буендагы патшаның беренче резиденциясе XII гасырда төзелгән. Кирмән төп сәүдә юллары киселешендә урнашкан, шуңа күрә еш кына аңа дошманнар һөҗүм иткән.  Хәзерге Форт Лахор XVI гасырда төзелгән. Шул ук чорда ул патша сараена әйләнгән. Әлеге җирләрне британнар яулап алганнан соң, биналар җимерелә башлаган. Бары XX гасыр уртасында гына Пакистан Хөкүмәте Лахор кирмәнен саклау эшен башлаган. ЮНЕСКО исемлегенә кертү чиратында тагын  Бадшаһи мәчете бар - Пакистанда зурлыгы буенча икенче мәчет. Ул Форт янында урнашкан, һәм Бөек Моголлар чорының һинд-мөселман һәйкәле үрнәге.  Татарстан Президенты Мөхәммәд Икбал мавзолеен да карады. Икбал - атаклы шагыйрь һәм фәлсәфәче булган, Пакистан мәдәниятенә гаять зур өлеш керткән. Татарстан Президенты аның һәйкәленә чәчәкләр салды. Парк зонасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Пенҗаб Баш министры Шаһбаз Шәриф белән очрашу нәтиҗәләре буенча хөкүмәт белдерүе имзаланды. Документ алга таба хезмәттәшлекне үстерүне билгели һәм аңа ТР Премьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов белән Пенҗаб провинциясе финанслар министры Аиша Гаус Паша имзаларын куйды. 
18.03.2017 Рөстәм Миңнеханов Пакистанда Арфа технологик паркында булды
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Пенҗаб провинциясенә эш сәфәре кысаларында Арфа технологик паркында (Arfa Software Technology Park) булды. Арфа - Пакистанда иң эре мәгълүмат технологияләре үзәге. Аны 2012 елда ачтылар һәм «Microsoft» сертификациясе алган иң яшь белгеч 9 яшьлек кыз -Арфа Кәрим исемен йөртә.  Технопарк мәгълүматлаштыру-коммуникацияләр технологияләрен алга этәрү, чит ил инвестицияләрен җәлеп итү, мәгълүмати технология белгечләрен үстерү, ИТ-продукция импортын арттыру белән шөгыльләнә.  Комплекс территориясендә The Punjab IT Board, The Information Technology University, Microsoft, Teradata, General Electric, Ublox, RentVM, Ebryx and Inbox компанияләре офислары бар. Шулай ук биредә Plan X технологик инкубаторы һәм IT-Университет урнашкан.  Рөстәм Миңнехановка презентация барышында хәбәр ителгәнчә, ASTP ил хөкүмәте белән ныклы хезмәттәшлек итә, кайбер компанияләр киң җәмәгатьчелеккә юнәлдерелгән технологияләр булдыра.  Әлеге өлкәдә Татарстан тәҗрибәсе турында ИТ-парк директоры Антон Грачев хәбәр итте.  Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, охшаш яклар да бар. Аерым алганда, бу белем бирү өлкәсенә карый. "Бездә электрон белем бирү өлкәсендә эшләнмәләр күп: укучылар билгеләрен тикшерү, ата-аналар белән укытучылар мөнәсәбәтләрен күзәтчелек итү. Сез үз системагызга мәктәп халәте турында пункт керткән - бу безнең өчен дә актуаль, - диде ул. - Хакимият белән җәмгыять арасында әңгәмәгә килгәндә, без "Халык контроле" проектын гамәлгә ашырабыз". Шуннан Рөстәм Миңнехановка технопарктан экскурсия уздырдылар. 
18.03.2017 Рөстәм Миңнеханов Пакистан тукучыларына Татарстанда производство ачарга тәкъдим итте
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Лахор шәһәрендә Пакистанның эшлекле даирәләре вәкилләре белән очрашты.  Башта Пакистан туку фабрикаларының гомуми ассоциациясе (АРТМА) җитәкчелеге белән очрашты. Ассоциация башлыгы Аамир Фаяз Шәех Рөстәм Миңнехановка хәбәр иткәнчә, илдә 400 фабрика эшли, алар эрләгән җеп, боялган тукымалар, киемнең төрле элементларын җитештерә. Әлеге продукция Пакистан экспортының 60 % тәшкил итә.  Аамир Фаяз Шәех сүзләренчә, Пакистан тукымалары Россия базарында аз тәкъдим ителә. "Без Татарстанга һәм Россиянең башка төбәкләренә дә товар импортын арттыру яклы", - диде ул. Рөстәм Миңнеханов тукымалар җитештерүне һәм җиңел сәнәгать товарлары линияләрен Татарстан территориясендә ачуны тәкъдим итте. "Әлеге юнәлешнең мөмкинлекләре зур. Россия җитештерүчесе статусын алгач, сез базар таләпләренә тиз җавап бирә алачаксыз", - диде ул.  Рөстәм Миңнеханов Лахор Сәүдә-сәнәгать палатасы вәкилләре белән дә очрашты. Яклар уртак бизнес элемтәләргә ярдәм итү турында сөйләштеләр. ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы идарәсе башлыгы Шамил Агеевка ул Пакистан хезмәттәшләре белән төрле чараларны бергә уздыру планын төзергә йөкләде: күргәзмәләр, форумнар һәм башкалар.  Аннары Пенджаб провинциясенең Хәләл продукциясе ассоциациясе башлыгы белән очрашу булды. Татарстан Президенты белгечләрне Казанга "Россия - Ислам дөньясы: «KazanSummit» икътисадый форумына чакырды. Анда "хәләл" темасына аеруча игътибар бирелә.  Ә Пенҗаб Банкы җитәкчелеге белән очрашуда ислам банкингын үстерү турында сүз барды. 
14.03.2017 Рөстәм Миңнеханов: Энергия нәтиҗәлелеге – безнең конкуренциягә сәләтле булуыбыз нигезе
Энергияне сак тоту технологияләрен гамәлгә кертү эшенә барлык предприятиеләр дә керешергә тиеш. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «2014–2020 елларга Татарстан Республикасында энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру» дәүләт программасын гамәлгә ашыру мәсьәләсе буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәте утыршында хәбәр итте.  Чара «Казан ярминкәсе» КҮдә узды. Аның эшендә шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Россия Федерациясе Энергетика министры урынбасары Антон Инюцын, республика министрлыклары һәм ведомстволары, эре сәнәгать предприятеләре җитәкчеләре, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты һәм Татарстан Республикасы Президенты аппараты вәкилләре һәм башкалар катнашты. 
11.03.2017 Рөстәм Миңнеханов Татар авыллары эшкуарларының VI бөтенроссия җыенында катнашучылар белән очрашты
Икътисадтагы кыенлыкларга карамастан, татар авылларында бизнес үзен саклап кала алды һәм үсүен дәвам итә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татар авыллары эшкуарларының VI бөтенроссия җыенында катнашучылар белән очрашуда хәбәр итте.    Чара «Корстон» КСККда узды, анда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, «Бөтендөнья татар конгрессы» Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Минсәгыйт Шакиров, Россиянең 41 төбәгеннән 700дән артык кече бизнес, фермер хуҗалыклары һәм шәхси хуҗалыклар вәкиле, шулай ук Кытайдан һәм Казахстаннан кунаклар катнашты. 
06.03.2017 Рөстәм Миңнеханов: Яшәү тирәлеге кешеләрнең хакимияткә мөнәсәбәтләрен формалаштыра
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда «Корстон» КССКда узган «Уңайлы шәһәр тирәлеген формалаштыру» өстенлекле проекты семинарының пленар утырышында катнашты.   Чарада шулай ук Россия Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Михаил Мень, Россия Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры урынбасары Андрей Чибис, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, Казан мэры Илсур Метшин, «Народный фронт «За Россию» БХФ иҗтимагый хәрәкәте башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Анисимов  һәм башкалар катнашты. 
03.03.2017 Рөстәм Миңнеханов: Мәгариф Татарстанны социаль-икътисадый үстерүдә мөһим роль уйный
Мәгариф Татарстанны социаль-икътисадый үстерүдә мөһим роль уйный. Республика кабул иткән Стратегия - 2030 куәтле мәгариф потенциалына таяна, фән, җитештерү һәм икътисадның реаль секторы арасында хезмәттәшлекне күз алдында тота. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Россия мәгарифе» (EDU Russia) беренче форумының «Кеше потенциалы – оссия төбәкләрен үстерүнең төп ресурсы»  панель дискуссиясендә хәбәр итте. Чара Казанда «Корстон» КСККда узды. Форум эшендә шулай ук Россия Мәгариф министры урынбасары Павел Зенькович, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, «Агентство развития профессиональных сообществ и рабочих кадров «Ворлдскиллс Россия» берлеге генераль директоры Роберт Уразов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, КФУ ректоры Илшат Гафуров, РФнең 35 төбәгеннән һәм 8 чит илдән мөгаллимнәр катнашты. Модераторы – «Учительская газета» баш мөхәррире Петр Положевец.  
02.03.2017 Рөстәм Миңнеханов Венгрия Илкүләм үсеш министры Миклош Шестак белән очрашты
Венгрия белән сәүдә мөнәсәбәтләрен үстерү Татарстанга ЕС илләре базарларында ныгып калырга ярдәм итәчәк. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә Венгрия Илкүләм үсеш министры Миклош Шестак белән очрашуда хәбәр итте.     Татарстан ягыннан очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, Татарстан Республикасы юллар хуҗалыгы һәм транспорт министры Ленар Сафин, Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев һәм башкалар катнашты.  Казан кунакларын сәламләп, Рөстәм Миңнеханов Россия һәм Венгрии җитәкчелегенә төбәкара хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләренә күрсәткән игътибарлары өчен рәхмәт белдерде.     
01.03.2017 Мәскәү һәм Бөтен Русь Патриархы Кирилл Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановны юбилее белән тәбрикләде
Мәскәү һәм Бөтен Русь Патриархы Кирилл Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановны 60 яшьлек юбилее белән тәбрикләде: «Хөрмәтле Рөстәм Нургалиевич! Сезне 60 яшьлек юбилеегыз белән чын күңелдән котлыйм. Үткән еллар эчендә Сез инженердан алып Татарстан Республикасы Президенты вазыйфасына кадәр шактый авыр юл үттегез. Шунысы куанычлы, Сезнең җитәкчелектә илебезнең төрле милләт һәм төрле диндге халыклары дус һәм тату яшәүче бу мөһим төбәге социаль-икътисадый, шулай ук мәдәни яктан да уңышлы үсә.  Сезнең Татарстан митрополиясенә, аның җәмгыять өчен мөһим проектларына инициативаларына игътибарыгыз өчен, шулай ук Казан руханилар семинариясенә, Рус Православие Чиркәве храмнарына һәм монастырьларына күрсәткән ярдәмегез өчен аерым рәхмәтемне белдерәсем килә. Сезнең казанышларыгызны игътибарга алып һәм 60 яшьлек юбилеегыз уңаеннан, Сезгә «Слава и Честь» (II дәрәҗә) орденын бүләк итү бик күркәм булыр, дип уйлыйм. Сезгә рухи көч һәм Татарстанның барлык халкы хакына башкарылган эшләрегездә уңышлар телим».