Яңалыклар


Рөстәм Миңнеханов атаклы опера җырчысы Альбина Шаһиморатова белән очрашты

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе атказанган артисты, Муса Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театры солисты Альбина Шаһиморатова белән очрашты.

Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды. 

Әңгәмә барышында Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Альбина Шаһиморатованы бүгенге көндә опера сәхнәсенең дөнья дәрәҗәсендә чын йолдызы дип атап була. Ул бөтен дөньяда дан казанган артистканың иҗатын югары бәяләде һәм Татарстанны дөньяда танытуда керткән өлеше өчен рәхмзт белдерде. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте. Булат Низамиев

12.09.2017




Шулай ук кара