Яңалыклар


Рөстәм Миңнеханов Иранга визиты турында: Без хезмәттәшлек өчен кызыклы булган күп төрле юнәлешләрне билгели алдык

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Иран мәгълүмат чараларына интервью бирде.

Ул Татарстан делегациясенең Хөрәсән-Резави провинциясенә эш сәфәренең төп нәтиҗәләре турында сөйләде. "Без төбәк җитәкчелеге белән берничә нәтиҗәле очрашу уздырдык, алга таба уңышлы багланышлар өчен адымнарны билгеләдек. Татарстан һәм Хөрәсән-Резави провинциясе эшлекле даирәләре белән бизнес-форум үтте. Моннан тыш, без Мәшһәднең мәгариф һәм мәдәни учреждениеләрендә булдык. Мин губернатор Али Реза Рәшидиянгә чараларны оештыруы өчен рәхмәтле", - диде Рөстәм Миңнеханов. 

Ул билгеләгәнчә, Иранның туризм энҗесе – Мәшһәд шәһәрендәге имам Реза мавзолеенда булулары турында сөйләде. "Хөрәсән-Резави провинциясендә тарихи, дини һәм милли байлыкларын саклыйлар. Бу ихтирамга лаек". 

"Без барлык юнәлешләр буенча уртак проектларны гамәлгә ашырырга әзер: бер-беребезне машина төзелеше продукциясе, авыл хуҗалыгы товарлары, медицина җиһазлары һәм башкалар белән тәэмин итәргә. Барысы буенча да мөмкинлекләр бар", - диде ТР Президенты. 

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, бүген Россия һәм Иран арасында региональ дәрәҗәдә хезмәттәшлекне актив үстерүгә бөтен шартлар да бар. "Күпчелек мәсьәләләрне без ике яклы очрашуларда хәл иттек. Аерым алганда, сәүдә-икътисадый хезмәттәшлек буенча Россия-Иран хөкүмәтара комиссиясенең алдагы утырышын Татарстанда уздырырга килештек". 

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов барында бүген шулай ук Хөрәсән-Резави провинциясе Сәүдә палатасы белән Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Документка имзаларын ТР ССП идарәсе рәисенең беренче урынбасары Артур Николаев һәм Хөрәсән-Резави провинциясе Сәүдә палатасы җитәкчесенең беренче урынбасары Мзхмүди Хөрәсәни куйдылар. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте. Булат Низамиев

20.04.2017




Шулай ук кара