Яңалыклар


Рөстәм Миңнеханов Идел буе федераль округы буенча Россия ЭЭМның Транспортта идарә башлыгы Александр Бережный белән очрашты

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Идел буе федераль округы буенча Россия ЭЭМның Транспортта идарә башлыгы Александр Бережный белән очрашты. 

Әңгәмә барышында яклар террорчылыкка һәм экстремизмга каршы көрәш, гражданнарның транспорт объектларында имин һәм уңайлы хәрәкәт итүен тәэмин итү өлкәсендә, бигрәк тә 2018 елда футбол буенча дөнья чемионаты чорында хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар.   

Очрашу Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортындагы эш кабинетында узды.  Очрашуда ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы Иминлек Советы Секретаре Айрат Шәфыйгуллин һәм Россия ЭЭМның Транспортта Казан линиясе идарәсе башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Дмитрий Иванов катнашты.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.

14.07.2017




Шулай ук кара