Премияләр, стипендияләр, грантлар

Премиялəр, стипендиялəр, грантлар


Татарстан Республикасы дәүләт премияләре

 

Татарстан Республикасында фәнне һәм техниканы алга таба да үстерү, фәнни-техник алгарышны стимуллаштыру, фән һәм техника өлкәсендә иң зур казанышлар өчен бүләкләү максатларында Татарстан Республикасы Президентының 1993 елның 16 апрелендәге ПУ-206 номерлы Указы нигезендә (1999 елның 9 мартындагы, 2000 елның 13 декабрендәге, 2001 елның 6 апрелендәге, 2005 елның 24 декабрендәге, 2006 елның 4 апрелендәге, 2007 елның 12 гыйнварындагы, 2008 елның 20 мартындагы, 2013 елның 16 декабрендәге, 2014 елның 9 декабрендәге үзгәрешләре белән) фән һәм техника өлкәсендә һәр ел саен бирелә торган сигез Татарстан Республикасының дәүләт премиясе гамәлгә куелды.

 

Фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасы дәүләт премиясе түбәндәгеләр өчен тапшырыла:

  • илебезнең һәм дөнья күләмендә алдынгы казанышлар белән бер дәрәҗәдә булган һәм Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсешенә һәм рухи алгарышына булышлык итүче гуманитар, табигать фәннәрен һәм техник фәннәрне үстерүгә зур өлеш кертүләре;
  • үзләренең күрсәткечләре буенча дөньяның иң яхшы аналоглары дәрәҗәсендә булган ресурсларны саклау һәм экологик яктан чиста принципиаль яңа технологияләр һәм техника, прогрессив материаллар, машиналар һәм механизмнар эшләүләре һәм файдалануга кертүләре;
  • производствода фән һәм техника казанышларын киң куллану нигезендә ирешелгән һәм югары хезмәт җитештерүчәнлеген, продукциянең яхшы сыйфатлы яңа төрләрен булдыруны тәэмин итүче аеруча зур күрсәткечләре өчен

 

Татарстан Республикасы Президентының 2004 елның 31 декабрендәге ПУ-824 номерлы Указы нигезендә (2005 елның 7 декабрендәге, 2009 елның 29 гыйнварындагы, 2011 елның 7 сентябрендәге, 2013 елның 7 мартындагы, 2014 елның 15 мартындагы, 2015 елның 2 мартындагы үзгәрешләре белән) Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премияләре ел саен Татарстан Республикасы Президенты Указы белән иң күренекле, җәмәгатьчелектә танылган, илебез мәдәниятен һәм милли мәдәниятне үстерүгә күренекле өлеш керткән әдәби әсәрләр һәм сәнгать әсәрләре өчен бирелә. Алар һөнәри осталыкның югары дәрәҗәсендә иҗат ителгән, үзенчәлекле автор стиленә, яңалыкка һәм оригинальлеккә ия булырга тиеш. Премия шулай ук сәнгать белеме һәм әдәбият белеме өлкәсендә иң яхшы фәнни тикшеренүләр өчен бирелә. Ел саен Габдулла Тукай исемендәге өч дәүләт премиясе тапшырыла.

 

Татарстан Республикасында химия фәнен тагын да үстерү, галимнәрне фосфороорганик химия өлкәсендә иң яхшы фәнни хезмәтләре, фәнни ачышлары һәм уйлап табулары өчен бүләкләү,  академиклар А.Е. Арбузов һәм Б.А. Арбузов истәлеген мәңгеләштерү максатларында Татарстан Республикасы Президентының 1997 елның 11 июлендәге ПУ-359 номерлы Указы (2006 елның 18 августындагы, 2013 елның 25 сентябрендәге үзгәрешләре белән) нигезендә фосфороорганик химия өлкәсендә Халыкара Арбузов премиясе гамәлгә куелды, ул ике елга бер тапкыр бирелә.

 

Татарстан Республикасында инженерлык фәннәрен үстерү, инженерлык өлкәсендә күренекле фәнни хезмәтләре, фәнни ачышлары һәм уйлап табулары өчен галимнәрне бүләкләү һәм Андрей Николаевич Туполевның исемен мәңгеләштерү максатларында Татарстан Республикасы Президентының 2014 елның 1 ноябрендәге ПУ-1014 номерлы Указы                    (2017 елның 9 июнендәге үзгәрешләре белән) нигезендә инженерлык фәннәре өлкәсендә күренекле өлеш керткән өчен А.Н. Туполев исемендәге халыкара премиясе гамәлгә куелды, ул ике елга бер тапкыр бирелә. Премия 10 ноябрьдә – А.Н. Туполевның туган көнендә Россиядән яки чит илләрдән бер галимгә аерым фәнни казанышлары, конструкторлык эшләре, шулай ук аларның җыелмасы өчен шәхсән тапшырыла.

 

Фән һәм сәнәгатьнең өстенлекле тармакларында Татарстан Республикасы яшь галимнәренең фәнни, фәнни-техник һәм инновация эшчәнлеген стимуллаштыруның нәтиҗәле адреслы инструментларын гамәлгә кертү һәм аларны актив куллану, Татарстан Республикасының күренекле фән һәм җәмәгать эшлеклесе В.Е. Алемасовның исемен мәңгеләштерү максатларында Татарстан Республикасы Президентының 2014 елның                      22 сентябрендәге ПУ-913 номерлы Указы нигезендә Татарстан Республикасының В.Е. Алемасов исемендәге дәүләт премиясе гамәлгә куелды. Татарстан Республикасының  В.Е. Алемасов исемендәге дәүләт премиясе яшь галимнәргә Татарстан Республикасында фән һәм сәнәгатьнең өстенлекле тармакларында актив фәнни, фәнни-техник һәм инновация эшчәнлегендә ирешелгән зур казанышлары өчен бирелә. Ел саен 1 июльдә В.Е. Алемасов исемендәге өч  премия  бирелә.

Татарстан Республикасында театр сәнгатен үстерү һәм Марсель Сәлимҗанов исемен мәңгеләштерү максатларында Татарстан Республикасы Президентының 2014 елның 7 ноябрендәге ПУ-1019 номерлы Указы нигезендә театр сәнгате өлкәсендә Марсель Сәлимҗанов исемендәге республика премиясе гамәлгә куелды. Театр сәнгате өлкәсендә Марсель Сәлимҗанов исемендәге өч республика премиясе ике елга бер тапкыр бирелә.

 

Татарстан Республикасы студентлары һәм мәктәп укучылары арасында программалаштыру буенча еллык ачык команда турнирында җиңүчеләрне бүләкләү максатларында Татарстан Республикасы Президентының 2010 елның 31 мартындагы ПУ-182 номерлы Указы нигезендә Татарстан Республикасы студентлары һәм мәктәп укучылары арасында программалаштыру буенча еллык ачык команда турнирында җиңгән өчен Татарстан Республикасы Президенты бүләкләре гамәлгә куелды.

 

Гражданнарны инициатива күрсәтүгә кызыксындыру һәм граждан җәмгыяте институтларын формалаштыруга ярдәм күрсәтү максатларында Татарстан Республикасы Президентының 2015 елның 3 июлендәге ПУ-619 номерлы Указы нигезендә Татарстан Республикасында граждан җәмгыяте институтларын үстерүгә өлеш керткән өчен Татарстан Республикасы Президенты премияләре гамәлгә куелды.

Ел саен биш премия тапшырыла: ике премия – гражданнарга (гражданнар төркемнәренә), өч премия – оешмаларга. Грант алучылар Татарстан Республикасында граждан җәмгыяте институтларын үстерүгә өлеш керткән өчен Татарстан Республикасы Президенты премияләрен тапшыру комитеты тәкъдиме буенча Татарстан Республикасы Президенты тарафыннан билгеләнә.

 

Татарстан Республикасының махсус дәүләт стипендияләре

 

Һөнәри белем алуга дәүләт ярдәмен арттыру, Татарстан Республикасының интеллектуаль потенциалын саклап калу һәм үстерү, Татарстан Республикасының укуга һәм фәнни эшчәнлеккә гаять сәләтле булган дәүләт, шул исәптән хәрби мәгариф учреждениеләре аспирантларын, адъюнктларын, студентларын, курсантларын һәм укучыларын, бүләкләү максатларында Татарстан Республикасы Президентының 1998 елның 3 мартындагы ПУ-168 номерлы Указы нигезендә (2002 елның 28 июнендәге, 2003 елның 22 апрелендәге, 2006 елның 14 октябрендәге, 2008 елның 28 апрелендәге, 2011 елның 23 маендагы, 2014 елның 6 сентябрендәге үзгәрешләре белән) Татарстан Республикасының югары, урта һәм башлангыч һөнәри белем бирү дәүләт, шул исәптән хәрби, һәм дәүләт аккредитациясе алган дәүләтнеке булмаган мәгариф учреждениеләрендә торып укыган аспирантлар, адъюнктлар, студентлар, курсантлар һәм укучылар өчен Татарстан Республикасының махсус дәүләт стипендияләре гамәлгә куелды. 

Ел саен Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президентының Татарстан Республикасының махсус дәүләт стипендияләре лауреатлары белән очрашуы була.

 

Дәүләт органнарының, җәмәгать оешмаларының, милекнең барлык төрләрендәге предприятиеләр һәм учреждениеләрнең Татарстан Республикасында сәләтле балаларга һәм талантлы яшьләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән тырышлыкларын бергә туплау, "Созвездие-Йолдызлык" республика фестиваль хәрәкәтен үстерү максатларында Татарстан Республикасы Президентының 2006 елның 29 апрелендә ПУ-165 номерлы Указы нигезендә (2007 елның 16 июлендәге, 2007 елның 17 декабрендәге, 2008 елның 28 апрелендәге, 2009 елның 17 апрелендәге, 2012 елның 20 августындагы, 2012 елның 7 декабрендәге һәм 2015 елның 17 мартындагы үзгәрешләре белән) "Созвездие - Йолдызлык" эстрада сәнгате республика ачык телевизион яшьләр фестивалендә җиңүчеләр өчен еллык (бер тапкыр түләнә торган) махсус дәүләт стипендияләре гамәлгә куелды.  

Югары һөнәри белем бирү дәүләт мәгариф учреждениеләре студентларына өстәмә дәүләт ярдәме күрсәтү максатларында Татарстан Республикасы Президентының 2010 елның 21 декабрендәге ПУ-835 номерлы Указы (2014 елның 4 июнендәге үзгәрешләре белән) нигезендә Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан югары һөнәри белем бирү дәүләт мәгариф учреждениеләренең көндезге уку бүлекләре студентлары, мәктәп укучыларның бөтенроссия һәм халыкара олимпиадаларының йомгаклау этабында җиңүчеләрдән һәм бүләк алучылар арасыннан Татарстан Республикасы Президентының 100 стипендиясе гамәлгә куелды, шул исәптән: Татарстан Республикасы территориясендә даими яшәүче студентлар өчен – 50 стипендия, Россия Федерациясенең башка субъектларыннан килгән студентлар өчен – 50 стипендия.

 

Татарстан Республикасы Президенты грантлары


Театр, музыка, хореография сәнгате һәм кинематография өлкәсендә әйдәп баручы коллективларның иң мөһим иҗади проектларына дәүләт ярдәме күрсәтүне көчәйтү максатларында, Татарстан Республикасы Конституциясенең 94 статьясы, "Мәдәният турында" Татарстан Республикасы Законының 28 (2)  статьясы, Татарстан Республикасы Президентының 2007 елның 2 апрелендәге ПУ-168 номерлы Указы                    (2015 елның 23 мартындагы үзгәрешләре белән) нигезендә мәдәният, сәнгать һәм кинематография өлкәсендә Татарстан Республикасы Президентының 8 гранты гамәлгә куелды.

Грантлар ел саен бирелә. Грант алучылар Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тәкъдиме буенча Татарстан Республикасы Президенты тарафыннан билгеләнә. 

Соңгы яңарту: 17 июль 2018, 10:34

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования