Бүләкләр төрләре

БҮЛӘКЛӘР ТӨРЛӘРЕ
 

Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәте Татарстан Республикасында дәүләтчелекне, җирле үзидарәне, икътисадны, сәнәгатьне, авыл хуҗалыгын, фәнне, мәдәниятне, сәнгатьне, мәгарифне, сәламәтлек саклауны, спортны үстерүгә зур өлеш керткән, законлылыкны, хокук тәртибен, гражданнарның хокукларын һәм ирекләрен яклауны тәэмин итүдәге казанышлары, Татарстан Республикасында гражданнар тормышын яхшыртуга юнәлтелгән хуҗалык, фәнни, социаль-мәдәни, иҗтимагый, хәйрия эшчәнлегендә югары уңышларга ирешүләре өчен, Татарстан Республикасы алдындагы башка казанышлары (ирешкән уңышлары) өчен бүләкләүнең бер рәвеше булып тора.

 

Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәте белән Россия Федерациясе гражданнары, чит ил гражданнары һәм гражданлыгы булмаган затлар,  дәүләт органнары, җирле үзидарә органнары, үзләренең оештыру-хокукый формаларына һәм милек формаларына бәйле булмаган рәвештә оешмалар, шәхси эшкуарлар коллективлары бүләкләнә.

 

Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәте Татарстан Республикасы Президентының 2011 елның 27 декабрендәге Указы (2016 елның 12 августындагы үзгәрешләре белән) нигезендә гамәлгә куелды.

Соңгы яңарту: 17 июль 2018, 11:08

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования